📚 15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне!
📚 15 сентябрь - балаларның яраткан язучысы Абдулла Алишның туган көне! Бүген без татар балалар әдәбиятына бик күп матур әкиятләр һәм хикәяләр бүләк иткән талантлы язучыбызны искә алабыз. «Куян кызы», «Сертотмас үрдәк», «Чукмар белән Тукмар», «Нечкәбил» кебек әсәрләре аша Абдулла Алиш балаларны яхшылыкка, дуслыкка, хезмәт сөючәнлеккә, өлкәннәрне тыңларга һәм туган җирне яратырга өйрәтә. Абдулла Алишның якты исеме һәм бай иҗат мирасы мәңге яшәсен!