Урам бәйрәме «Капка төбе» — 9 сентября 2026 г. в 14:02:25.642
Урам бәйрәме «Капка төбе» 5 нче сентябрь көнне Песәй авылында «Капка төбе» исеме астында урам бәйрәме булып узды. Бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Камил кызы Галеева бәйрәмне ачып җибәрде. Бәйрәм концерт номерлары белән беррәттән күңелле уеннар, ярышлар, аралашулар белән үрелеп барды. Китапханәче Рузалия Яраханова әзерләгән Г. Тукайга багышланган «Син Тукайны беләсеңме» дигән викторина да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Хәрби операциягә багышланган күргәзмәләр, матур фотозоналар, бәйрәмчә әзерләнгән өстәлләр тамашачыларның күңеленә хуш килде.

