Загружаем публикацию…
Мы используем cookies для работы сайта и аналитики посещаемости. Подробнее в Политике обработки данных и Правилах.
Җәйнең беренче көне бәйрәм белән башланып китте. Балаларны яклау көненә багышлап, мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Бәхетле балачак" дигән кичә уздырылды. Бәйрәм тарихы, кызыклы уеннар, асфальтта рәсем ясау, китаплар күргәзмәсе белән танышу, киселгән рәсемнәрдән әкиятләр җыю-барысы да балалар күңеленә хуш килде. Җәйге матур көнне балаларның шат авазлары бизәде. Соңыннан балаларга баллы призлар таратылды. Балаларның җәйге яллары күңелле һәм файдалы үтсен, иң мөһиме: сәламәт булсыннар!