Центральная библиотека города Нурлат
Госорганы и учреждения · 8 сентября 2026 г.
Бүген китапханә Мәхмүт Галәүнең 140 еллыгына багышланган «Туган ягым — Ташкичү» исемле ...
Бүген китапханә Мәхмүт Галәүнең 140 еллыгына багышланган «Туган ягым — Ташкичү» исемле виртуаль китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Мәхмүт Галәү 1886 елны Арча районының Ташкичү авылында дөньяга килә. Ул — күренекле татар язучысы, драматург, журналист, публицист һәм тәрҗемәче, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе. 1897 елда Казанда мәдрәсәдә белем ала. Иҗат эшчәнлеген Әстерханда башлый.1907 елда Оренбургта корректор, наборщик булып эшли. Аның иң мөһим әсәрләре — «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» дилогиясе («Канлы тамгалар» эпопеясе). ✨«Болганчык еллар» — Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар» эпопеясының беренче кисәге. XIX гасыр азагындагы татар авылындагы ачлык һәм социаль каршылыклар турында; ярлы крестьяннарның тормышы һәм сыйнфый үзаңы күрсәтелә. ✨«Мөһаҗирләр» романы — Мәхмүт Галәүнең «Канлы тамгалар» эпопеясең икенче кисәге. 1897 елгы халык санын алуга бәйле чуалышлары һәм татар крестьяннарының Төркиягә күчеп китүе, аларның фаҗигале язмышлары сурәтләнә. #БиблиотекаНурлат
Канал в каталоге Максиметера
84 подписчиков · Госорганы и учреждения