Бүген, 8 октябрдә, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиевның 80 яшь тулуы у...
Бүген, 8 октябрдә, Татарстанның халык язучысы Марсель Баян улы Галиевның 80 яшь тулуы уңаеннан, китапханәдә «Әдипнең алтын тоткалары» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итәбез. Экспозициядә аның иң мөһим һәм укучылар арасында популяр саналган китаплары тәкъдим ителгән. ✨ Марсель Галиев. «Кәефеңә көя төшермә». Бу китапта соңгы еллрда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турындагы мәзәкләре, кызыклы истәлекләре, шулай ук еллар буена туплана килгән афоризмнары да кертелгән. ✨Марсель Галиев. «Рух = Симфония духа». Бу җыентыкта татар халкының тарихи хәтере, туган җиргә мәхәббәт һәм мәңгелек кыйммәтләр чагыла. Милли моң, заман сулышы һәм фәлсәфи фикер бербөтен булып кушыла, укучының күңел кылларын тибрәтә. ✨Марсель Галиев. «Тимә, яшәсен!». Бу роман-новелла авторның үз башыннан кичергән вакыйгаларга, аның хәрби хезмәттә узган яшьлек елларына һәм ил тормышындагы фаҗигале сәхифәләргә нигезләнеп язылган. #БиблиотекаНурлат