Перейти к содержимому
Максиметер

Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән!

Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән!   Баш ветеринария идарәсе һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез – Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән ихлас котлауларны кабул итегез. Ветеринария хезмәте бүгенге көндә дәүләтнең биологик һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итә торган оешма булып тора. Безнең җаваплылык зонасы төрле бурычларны үз эченә ала: терлекчелек комплексларындагы эпизоотик вәзгыятьне контрольдә тору, азык-төлек продукциясен лаборатор мониторинглау, кешеләрдә һәм хайваннарда була торган уртак авырулардан саклау. Тармак үсешенә керткән өлешләре, яңа буын белгечләр әзерләүдә нигез булган тәҗрибәләре өчен тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасының ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү эшендә алга таба да уңышлар телим. ✍️ Хөрмәт белән, ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галеев

107 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

178 подписчиков · Здоровье

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Здоровье»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.