Буген энигэ 62 яшь тулды😍 — 26 июля 2026 г. в 12:08:19.778
Буген энигэ 62 яшь тулды😍 Гомерең матур узсын, әнкәй бәгърем, Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен! Йөзең һаман аяз, көләч булсын, Күзләреңнең нуры сүнмәсен! Без телибез сиңа зур бәхетләр, Күтәренке булсын күңелең Матур яшә, картаюны белмә, Гел шатлыктан торсын гомерең. Синнән күчкән яктылыктан Нур сибелә тирә-юньгә. Кайгы-хәсрәт күрми генә Яшик шулай бергә-бергә. Әни бит ул — өйнең яме, Ә тормышта – олы терәк. Сәламәт бул, озак яшә, Син бит, әни, безгә кирәк💙💛♥️🤎

