«Писец булырга тиеш» программа исеме очраклы гына килеп чыкмады.
«Писец булырга тиеш» программа исеме очраклы гына килеп чыкмады. Бүген урамда да, интернетта да сүгенү сүзләре шулкадәр гадәти күренешкә әйләнде, кеше аны сизми дә кала. Уйда бер сорау туа: без нинди тел белән сөйләшәбез? Һәм ни өчен шулай килеп чыкты? Шушы сорауны күтәреп, без юлга чыктык. 100дән артык шәһәр, район, авыл. 100дән артык кич. Йөзләрчә мең кеше — һәрберсе үз хисе, үз тарихы белән килде. Кемдер беренче тапкыр концертка килде, кемдер яраткан кешесен алып килде. Кемдер елады, кемдер көлде, ә без барысын да күрдек һәм сезнең өчен тырыштык. Сәхнә артындагы тынлык та, залдан килгән дулкын-дулкын алкышлар да, барысы да истә! Сезнең килүегез безнең өчен гади генә түгел — ул кабаттан сәхнәгә чыгарга зур этәргеч! Шуңа күрә чын күңелдән барыгызга да зур рәхмәт! Бу сезон тәмамланды, ләкин без туктамыйбыз! Киләсе очрашуларга кадәр!