Әтиең каршы килсә дә, 18 яшеңдә миңа кияүгә чыккан идең. Инде өйләнешкәнебезгә дә 18 ел...
Әтиең каршы килсә дә, 18 яшеңдә миңа кияүгә чыккан идең. Инде өйләнешкәнебезгә дә 18 ел булды. Бу елларда күпне күрдек, күпне кичердек, һәрчак бер-беребезгә терәк булдык. Барысына да хәләл хезмәт белән ирештек. Алга таба да Раббыбыз безгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, мәхәббәт һәм хөрмәт насыйп итсен. Картлыгыбызда да пар канат булып, бәхетле гомер кичерергә язсын. Әнисе, барысы өчен дә рәхмәт сиңа. Син — минем иң якын кешем. Миләшкәем, мин сине бик нык яратам. ❤️