107нче "Салават купере" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләде. — 9 июня 2026 г. в 07:57:12.921
107нче "Салават купере" балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләде. Татар халкының борынгыдан килгән милли бәйрәме Сабан туе бүген бездә. Ул – хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Бәйрәмебез Габдулла Тукайның "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. 12 төркем балалары парлы бию биеделәр. Кызлар һәм малайлар бик күп төрле татар халык уеннары уйнадылар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу, кашыкка йомырка салып чабу, чүлмәк вату һ.б. Һәрбер балага үзенең осталыгын күрсәтергә мөмкинчелек бирелде: кемдер җырлады, кемдер биеде, кемдер шигырь сөйләде. #Сабантуй#ГодДошкольногоОбразования#ГДОТатарстан#Детскийсад107#Годнародногоединства

