Бүген бездә бик шәп яңалык! 6 нчы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 39 нчы мәктәп... — 20 мая 2026 г. в 11:31:39.098
Бүген бездә бик шәп яңалык! 6 нчы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 39 нчы мәктәпкә кунакка бардык. "Әбием әкиятләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буенча курчак театры күрсәттеләр. Шулай ук 2 нче, 3 нче, 4 нче сыйныфта укучы балалар "Бәйрәм бүген", бишек җырын бик матур башкардылар, "Су анасы" әкиятен сөйләп күрсәттеләр. Җитәкчеләре Гөлия Гарифовнага, мәктәп директоры Илһам Ириковичка бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләрендә зурдан зур уңышлар телибез!

