Безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга баг... — 23 апреля 2026 г. в 14:03:46.066
Безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган күңелле чара узды! Кичәбезне кызыклы һәм мактыргычлы итеп Альбина Александр кызы алып барды. Катнашучы шәкертләребез Тукай шигырьләрен горурланып яттан укыдылар, шулай ук «Бала белән кубәләк» шигырен театраль миниатюрасын күрсәттеләр. «И туган тел, и матур тел» җыры аеруча дулкынландыргыч яңгырады — барысы бергә аны зурлап башкардылар. Балаларга кунакка әкият герое Шүрәле үзе дә керде! Балалар аны бик теләп каршы алдылар, уеннарда һәм күңелле бәйгеләрдә катнаштылар. Мондый бәйрәмнәр балаларга кечкенәдән үк татар мәдәниятенең бай мирасы белән танышырга, туган телне һәм гореф-гадәтләрне яратырга ярдәм итә. Бу искиткеч кичәне оештырган һәм үткәргән тәрбиячеләребезгә рәхмәт белдерәбез!

