7 нче төркемдә 74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне гадәти булмаган озату булды.... — 1 августа 2026 г. в 04:46:27.913
7 нче төркемдә 74 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне гадәти булмаган озату булды. 🫂Һәм бу көн озакка истә калсын өчен алар өчен уеннар көне үткәрергә карар кылынды. 🎯 Балалар рәхәтләнеп бадминтон 🏸 һәм футбол ⚽️ уйнадылар, кыршау әйләндереп көч сынаштылар,төгәллектә ярыштылар — максатка ирештеләр. Шушы кыска гына вакыт эчендә балалар үзара дуслаштылар, 🤗төркемдә шатлыклы һәм бәйрәмчә атмосфера булды, 😊бер-берсенә ярдәм иттеләр һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Балаларга бары тик якты теләкләр телисе килә: -алда сезне кызыклы ачышлар гына көтсен;😊 -кызыксынучан, кыю һәм дус булыгыз;🫂🤗 -яңа эшләрдән курыкмагыз, бер-берегезгә һәрвакыт ярдәм итегез!🤝

