🌞 БЕЗ СПОРТ БЕЛӘН БЕР ЮЛДА! 🥇 — 14 августа 2026 г. в 08:51:53.856
🌞 БЕЗ СПОРТ БЕЛӘН БЕР ЮЛДА! 🥇 Бүген Гаилә паркында чын бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде! «Җәй Татарстанда» проекты кысасында безнең шәһәрнең иң актив, иң җитез балалары җыелды.🤸♂️ 73, 77, 80 һәм 83 нче балалар бакчалары бергәләп паркта пар канаттай «Күңелле стартлар» ярышларында көч сынаштылар!Балаларның күзләрендәге очкын, җиңүгә омтылыш һәм дәррәү ярдәм итүче җанатарлар бәйрәмне онытылмаслык итте. Эстафеталар бер-берсен алыштырып торды, ә дуслык һәм яхшы кәеф бу көннең төп җиңүчесе булды! 🏆Вакыйганың кайнар фотосурәтләрен карыйбыз һәм кечкенә чемпионнарыбызны кочаклап ярату билгесе сыйфатында лаиклар куябыз! ❤️ #ҖәйТатарстанда #ГаиләПаркы #КүңеллеСтартлар #БалаларБакчасы #СпортлыБалачак

