14 февраль көнне VII регионара "Яшь оста" бәйгесе булып узды. Экспертлар советы белде... — 16 февраля 2026 г. в 18:35:16.505
14 февраль көнне VII регионара "Яшь оста" бәйгесе булып узды. Экспертлар советы белдерүенчә, техэкспертларны да санаганда, бәйгедә 2500 кешенең катнашуы билгеле. Әлеге күләмле бәйгедә мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче 9, зурлар төркеменнән 1 бала катнашты. "Мәктәпкәчә тәрбия" компетенциясендә Гомәр Хәертдинов (остазы Л. Р. Мостафина, тех. эксперты Хусаенова А. И.), "Программалаштыру" компетенциясендә Раян Мирзануров , Лилия Хазиева(остазлары К. В. Адгамова, тех. эксперты Губаева А. Г.), "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" компетенциясендә Павел Амерзьянов(остазы К. В. Адгамова, тех. эксперты Давлетшина И. М.) "Ресторан сервисы" компетенциясендәге Таңсылу Бикмухаметова (остазы Н.М. Басыйрова, тех эксперты Басыйрова Ч. И.)), "Рәсем сәнгате*компетенциясендә Салимгараева Илина ( остазы Асылова Д. М., тех. эксперты Салимгараева А. А)үзләрен югары дәрәҗәдә әзерлекле итеп күрсәттеләр. Аларга, һөнәри осталыкларын күрсәтергә, волонтерлар сыйфатында Валемова Марьяна, Ямилов Раил, Хакимова Лиана, Сафетдинов Саматлар булышты. Балаларны әзерләгән әти- әниләребезгә, остазларга, чемпионат узган площадка җитәкчесе, бакчабыз мөдире Альфира Максутовнага чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һөнәр сайлау юнәлешендә киләчәктә дә зур уңышлар телибез балаларга.

