«Зур йортта берүзеңә ничек яшәргә?» — дип сорарсыз. — 21 сентября 2026 г. в 16:54:38.625
«Зур йортта берүзеңә ничек яшәргә?» — дип сорарсыз. Авылда ялгыз хатын-кызга яшәү җиңел түгел. Зур йорт, ишегалды, бакча, мал-туар, көндәлек мәшәкатьләр — барысын да үзеңә башкарырга туры килә. Кайчак физик яктан да бик авыр. Бер эшне бетерергә өлгермисең — икенчесе көтеп тора. Иртән торып, йортны җыештырасың, ашарга пешерәсең, бакчага чыгасың, утын-суларын карыйсың, кышын кар көрисең… Күпме хезмәт кирәк икәнен авылда яшәгән кеше генә белә. Ә шулай да хатын-кыз зарланмый. Авыр булса да, сиздермәскә тырыша. Кайчак беркем күрмәгәндә елап ала… күз яшьләрен сөртә дә, яңадан торып үз эшенә тотына. Чөнки тормыш дәвам итә. Ярый әле балалар бар. Алар кайтып, кулдан килгәнчә булышалар. Берәр эшне эшләп китәләр, хәлне беләләр, җылы сүз әйтәләр. Шул гына да күңелгә зур көч бирә. Әни кеше үзе турында түгел, балалары, оныклары турында күбрәк уйлый. Алар исән-сау, бәхетле булсыннар дип яши. Балаларының тавышын ишетү, оныкларын күрү — аның өчен иң зур шатлык. Ә иң мөһиме — күңелдә Аллаһка ышаныч булсын. Авыр вакытларда Ул көч бирә, йөрәккә сабырлык сала. Намаз — күңелгә тынычлык бирә, күңелне җиңеләйтә. Хатын-кызга байлык та, артык сүзләр дә кирәкми. Аңа кайчак бары тик күңел тынычлыгы, балаларының исәнлеге, оныкларының бәхете һәм ныклы иман кирәк. Аллаһы Тәгалә һәрбер хатын-кызга көч-куәт, сабырлык һәм сәламәтлек бирсен иде, Раббым! Иманнарыбыз һәрвакыт нык булсын, күңелләребез тыныч, йөрәкләребездә өмет сүнмәсен. 🤲