Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә? — 12 июня 2026 г. в 15:09:00.211
Көзгегә карагач нәрсә дип әйтергә? Кайбер кешеләр турында: “Күңел матурлыгы тышкы кыяфәтендә чагылыш тапкан” дип әйтәләр. Әлбәттә, һәрберебез дә күркәмлеккә, матурлыкка омтыла. Әмма күңел дөньябыз буш булса, эчке матурлыгыбыз булмаса, тышкы матурлык та күзгә күренми. Аллаһы Тәгалә безне – кешеләрне төрле итеп яраткан, бу аның Кодрәте. Ә менә эчке дөньябызның гүзәллегенә, холкыбызның төзеклегенә үзебез дә тәэсир ясый алганны барыбыз да беләме икән? Шуңа да һәрвакыт көзгедән караганда, үз-үзебезгә карап әлеге доганы укыйк: اَللَّهُمَّ أَنْتَ حَسَّنْتَ خَلْقِي فَحَسِّنْ خُلُقِي “Аллааһуммә әнтә хәссәнтә халькый фәхәссин хулүкый” «Йә Аллаһы! Сурәтемне күркәм кылган кебек, холкымны да күркәм әйлә». Айсылу Юлдашева

