Гобәдә бине Әс-Самит радыяллаһу ганһедән: — 24 июля 2026 г. в 14:45:01.503
Гобәдә бине Әс-Самит радыяллаһу ганһедән: «Кем төнлә уянып: «Аллаһыдан башка илаһ юк, Аның тиңдәше юк, Ул бөтен нәрсәнең Хуҗасы, Аңа мактау булсын, Аның һәрнәрсәгә көче җитә (Ул һәрнәрсәгә кадир). Аллаһыга мактау булсын, Аллаһы һәрнәрсәдән пакь, Аллаһыдан башка илаһ юк! Аллаһы бөек, Аннан башка кодрәт иясе юк», – дип әйтсә, соңыннан: «Аллаһым, мине кичер!» – дисә яки башка бер дога белән мөрәҗәгать итсә, аның догасына җавап бирелер. Әгәр ул тәһарәт алып, намаз укыса, намазы кабул булыр. 🤲🏻 Ләә иләәһә илләллааһ вәхдәһу ләә шәриикә ләһү, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү, вә һувә галәә кулли шәй-ин кадиир, әлхәмдүлилләһ вә сүбехәналлаһ, вә ләә иләәһә илләллаһ валлааһү әкбәр, вә ләә хәулә вә ләә куввәтә илләә билләһ. Аллаһуммә-гъфирлии». (Әл-Бохари җыентыгыннан) Догалы йорт

