Көндәлек тормышта, сабырсызлык күрсәтеп, ачуланган вакытларыбыз була. Шул ярсу белән я... — 21 июля 2026 г. в 14:30:02.701
Көндәлек тормышта, сабырсызлык күрсәтеп, ачуланган вакытларыбыз була. Шул ярсу белән янәшәдәгеләргә дә авыр сүзләр әйтелә. Андый вакытта ачуны ничек җиңәргә? Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән шушы сорауга җавап эзләдек. – Хәзрәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча кеше, үзендә ачу хисен тойса, иң беренче чиратта нинди гамәл кылырга киңәш ителә? – Аллаһ Расүле үзенең бер хәдисендә: "Көчле кеше көндәшен җиңүче түгел, ә ачу килгән вакытта ачуын тыя алучы”, – ди. Икенче хәдисе дә игътибарга лаек: "Аллаһ ризалыгы өчен ачу йотудан да хәерлерәк йотым юк”. Әлеге хәдисләр ачуны тыя белүнең Аллаһ каршында зур әҗер булуын күрсәтә. Ачу килгәндә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ачуы килгән кешегә физик халәтен үзгәртергә куша, ягъни басып торган булса – утырсын, утырган булса ятсын, ди. Ачу хисе алай да үтмәсә, тәһарәт алырга яки юынырга киңәш ителә, чөнки ачу – шайтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны исә су гына баса. – Ачуны басу өчен укыла торган аерым догалар бармы? – Ачу шайтаннан дидек, иң элек “Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗийм" дип әйтергә кирәк. Тәрҗемәсен инде беләбез: "Ләгънәт ителгән шайтанның явызлыгыннан Аллаһка сыенам". Һәм шулай ук Пәйгамбәребезнең махсус догасы да бар: “Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим” (“Раббым, гөнаһларымны гафу ит, йөрәгемнең ачуын бетер һәм шайтанның явызлыгыннан сакла”). – Ачуны контрольдә тотуда сабырлык та зур роль уйный. Бу сыйфатны гыйбадәт аша ничек ныгытырга? – Кешенең ни өчен ачуы чыга? Аның төп сәбәбе – ашыгу. Әңгәмәдәшеңнең нәрсә әйтергә теләгәнен тыңлап бетермәү, ашыгыч нәтиҗә ясау. Пәйгамбәребез: “Уйлап эшләү – Аллаһтан, ашыгу – шайтаннан”, – дигән. Аллаһы Тәгалә безгә уйлап эш итү өчен акыл биргән. Сабырлык күрсәтеп, аның өчен әҗер-савапка ия буласына ышанган кеше ачу хисенә үзе белән идарә итәргә юл куймый. Аллаһ белүче, Ул күрә, ишетә дип, Аңа калдыра. Шулай ук ислам диненең төп рөкеннәре булган көненә биш тапкыр намаз уку, рамазан аенда ай буе ураза тоту, төннәр буе зекер кылу, тәсбих әйтү дә кешедә сабырлык тәрбияли. – Ачу белән рәнҗеткән кешедән ничек дөрес итеп гафу үтенергә? – Риваятьләрдән билгеле булганча, Билал радыяллаһу ганһе белән Әбү Зарр радыяллаһу ганһе үзара сүзгә киләләр. Әбү Зарр Билалга, син кара тәнле кеше баласы, синең әниең кол, ди. Билал моңа бик рәнҗи һәм Пәйгамбәребезгә сөйли. Аллаһ Илчесе Әбү Заррны чакырып орыша, синдә әле һаман җаһилият калган, ди. Җаһилият ислам диненә кадәр булган әхлакый наданлык, дини белемсезлекне аңлата. Шуннан соң Әбү зарр Билал янына барып, гафу сорый. Кеше, үзенең ялгышканын аңлагач та, Аллаһы Тәгаләдән һәм рәнҗеткән кешесеннән ихлас күңелдән гафу сорарга тиеш. – Әгәр дә ул кеше сине кичермәсә? – Ачуны тыя белү дә, кичерә белү дә – җәннәткә керүче кешеләрнең сыйфатлары. “Әлү Гыймран” сүрәсенең 133-134 нче аятьләрендә Аллаһы Тәгалә: “Ашыгыгыз Раббыгызның мәгъфирәтенә һәм ярлыкавына, һәм җәннәтенә. Ул җәннәт тәкъвалык ияләренә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә”, – ди. Гафу итмәүчене шайтан мисалында карарга була. Шайтан да бит тәкәбберлеге аркасында җәннәттән куыла. Аллаһы Тәгалә адәм баласын, нинди генә гөнаһ эшләвенә карамастан, әгәр дә тәүбә итсә, Ул аны кичерә. Аллаһ кичерә, ә гади бер кеше кичерми булып чыга түгелме? Соңгы вакытта бу бигрәк тә туганнар арасында актуаль проблема. Аллаһ ризалыгы өчен бер-береңне гафу итә белергә кирәк. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Вакытында бәхиллек сорыйк. – Ачулану үзе гөнаһмы? – Хаклы рәвештә, ягъни чамадан чыкмыйча урынлы ачулану да бар бит. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына бер кеше килә дә: “Минем ике колым бар, алар ялганлыйлар, миннән качалар. Икесен дә тотып җәза бирәм, дөрес эшлимме?” – дип сорый. Пәйгамбәребез аңа: “Дөрес эшлисең. Әмма белеп тор: синең җәзаң аларның кылган гамәлләренә бәрабәр булмаса, арттырып җибәрсәң, кыямәт көнендә моның өчен җавап бирәсең. Дилбәр Гарифуллина

