Байлык ул— диңгез буендагы ял дип ышандыралар. Әмма чын байлык — тыныч күңел белән йокл... — 20 июля 2026 г. в 12:55:36.955
Байлык ул— диңгез буендагы ял дип ышандыралар. Әмма чын байлык — тыныч күңел белән йокларга яту. Байлык ул— кыйммәтле йортлар дип күрсәтәләр. Әмма чын байлык — өйдә сине сагынып каршы алучы кешеләр булу. Байлык ул— чикләүләрсез яшәү дип аңлаталар. Әмма чын байлык — сәламәт булып, уйнап йөргән балаң. Байлык ул— күңел ачу, ял итү дип өйрәтәләр. Әмма чын байлык — әти-әниеңне кочаклау, аларның җылы сүзләрен ишетү😍 Тормышның кадерен белегез. Бүген яныңда булган кешеләрне яратыгыз, рәхмәтле булыгыз. Чөнки иң зур байлык — акча да, дәрәҗә дә түгел, ә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы һәм якын кешеләреңнең мәхәббәте. Аллаһка Шөкер итеп яшәгез, чөнки күпләр хыялланган нәрсәләр сездә инде бар❤️ Альбина Фазлыева блогыннан

