АВЫР ЧАКТА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА — 30 июля 2026 г. в 15:01:08.266
АВЫР ЧАКТА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА Әлхәмдү лилләәһи Раббиль гәәләмиин, әссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн... Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһка мактау... Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмгә, шулай ук аның нәселенә һәм барлык сахәбәләренә Аллаһның рәхмәте һәм сәләме булсын... Йә Аллаһ, йә газиз Раббым! Йә авырлыкта калучыларның хәлен җиңеләйтүче... һәр фәкыйрьне баетучы... һәр зәгыйфьне көчәйтүче... һәр авыруга шифа бирүче... һәр рәнҗетелгәнне яклаучы... һәр хәвефләнеп, куркып борчылучыга иминлек һәм тынычлык ирештерүче! Миңа төшкән авырлыкны җиңеләйт... Гозеремне үтәп, шушы авыр хәлдән чыгу юлын күрсәт... Хәлемне җиңеләйтә алучы мәхлукларыңны юлыма чыгарып, Үзеңнең олуг рәхмәтең белән мәсьәләнең хәл ителүен һәм шушы хәлнең хәерле тәмамлануын насыйп ит... Йә Раббым! Мине Үз рәхмәтең, яклавың астына алуыңны сорыйм! Ярдәмеңнән ташлама, гомерем буе Үз рәхмәтеңдә булуымны насыйп әйлә... Иннәә лилләәһи үә иннәә иләйһи рааҗигуун... Аллаһүммә җүрнии фии мүсыйбәти үәхлүф лии хайран минһә... // Мәгънәсе: Дөрестән дә, без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз. Йә Аллаһ! Шушы авырлыкта (сабыр иткән өчен) әҗер-савабың белән бүләклә һәм аңа алмашка яхшырак нәрсә бир...// Раббәнәә әмәннәә фәгъфир ләнәә үәрхәмнәә үә әнтә хайрурраахимиин... // Мәгънәсе: Йә Раббыбыз! Без (Сиңа ихлас) иман китердек! Безне гафу ит һәм безгә мәрхәмәтле бул... Син рәхимлеләрнең иң Рәхимлесе... Раббәнәә әәтинәә фиддүнья хәсәнәтәү-үә филь әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин... // Мәгънәсе: Йә Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә хәерле яхшылыкларыңны бир һәм безне ут газабыннан сакла... Әәмиин. Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

