– Үлем фәрештәсе җаны алынасы кешегә төрле кыяфәттә килә, диләр. Ни өчен шулай? — 26 июля 2026 г. в 14:36:00.613
– Үлем фәрештәсе җаны алынасы кешегә төрле кыяфәттә килә, диләр. Ни өчен шулай? – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисләреннән билгеле булганча, үлем фәрештәсенең үләсе кеше янына нинди кыяфәттә килүе аның иманлымы яки имансызмы булуына бәйле. Әгәр дә адәм баласы Аллаһның барлыгын һәм берлеген танып, гамәл-гыйбадәт кылып, мөэмин мөселман булып яшәгән булса, бу дөньядан китәр мизгеле якынайганда күз күреме ераклыгында үлем фәрештәсен күрер. Ул аның янына хәерле кыяфәттә – матур, көләч, якты йөзле булып килә. Ерактан ук аңардан тәмле хуш ис килеп торыр. Артында торган ярдәмчеләренең кулында җәннәттән алып килгән ак төстәге кәфенлек була. Алар бу кеше янына утырып, аңа Аллаһның сәламен җиткерәләр, куркырга, борчылырга кирәкми дип тынычландыралар. Суны савыттан бушаткан вакытта соңгы тамчы җиңел генә төшеп тамган кебек, мөэминнең җаны да шул рәвешле җайлы гына чыгар, ди Расүлебез. Шуннан җанны ак кәфенлеккә төреп, күккә алып менәп китәләр һәм беренче кат күктә, бу кемнең җаны, дип сорарлар. Фәлән кешенең җаны дигәч, җирдә эндәшкән иң матур исемнәр белән эндәшеп, җиде кат күкнең барысы да ачылгач, Аллаһ Тәгалә, бу кешенең исемен хәерле кешеләр исемлегенә языгыз, дияр. Динсез, имансыз һәм тәүбәсез кеше янына исә үлем фәрештәсе белән аның ярдәмчеләре куркыныч йөзле булып килә. Кулларындагы кәфенлек тә кара төстә булачак. Аларны күреп, бу кешенең җаны куркудан бәргәләнә башлар ди. Җаны бугазына җиткәннән соң, үлем фәрештәсе аңа: “Чык Аллаһның газабына!” – дияр. Сарык йонына кереп буталган кәкре тимерне алу читен булган кебек, бу адәмнең җаны чыгу да шундый ук авыр булачак. Аның өчен иң үкенечле вакыт та шушы. Аллаһ Тәгалә “Бәкара” сүрәсендә кисәтә: “Адәм баласы, Раббым, мине кире кайтарсаң, сәдакалар бирер идем, хәерле гамәл-гыйбадәтләр кылыр идем, дип әйтер”, – ди. Әмма үкенергә соң инде. Кире кайту мөмкинлеге юк. Бу кешенең җанын җәһәннәмнән алып килгән кара кәфенлеккә төреп алып менеп китәләр. Аңа күкнең бер каты да ачылмый һәм Аллаһ Тәгалә бу кешенең исемен хәерсезләр исемлегенә язарга куша. (Мөдәррис хәзрәт Гыймранов белән әңгәмәдән)

