АЛЛАҺ ӨЧЕН ВАКЫТНЫ КЫЗГАНМА — 3 августа 2026 г. в 14:30:02.503
АЛЛАҺ ӨЧЕН ВАКЫТНЫ КЫЗГАНМА Без кайчак гыйбадәткә шундый итеп карыйбыз, әйтерсең ул безнең вакытны ала. Намаз вакыты җитә. Ә синең эшең бар. Очрашуың бар. Ашыгасың. Телефон шалтырый. Һәм эчтән генә уйлап куясың: «Хәзер намазга керсәм, бөтен эшем туктала...» Коръән укырга кирәк. Ләкин: «Бүген вакыт юк...» Зикер кылырга кирәк. Ләкин: «Башта эшләрне бетерим әле...» Һәм без Аллаһ өчен вакытны Калган бөтен эшләрдән соңга калдырабыз. Эш бетсә — укырбыз. Көч калса — зикер кылырбыз. Вакыт артса — гыйбадәт итәрбез. Ләкин менә монда иң зур ялгышлык ята. Аллаһ өчен бирелгән вакыт югалмый. Киресенчә... Ул синең калган вакытыңа бәрәкәт булып кире кайта. --- Имам Ибн Рәҗәб әл-Хәнбәли, Аллаһ аны рәхим кылсын, изге әүвәлгеләрнең берсеннән мондый сүз китерә: > «Көн саен укыган Коръән өлешләрем арткан саен, вакытымдагы бәрәкәт тә арта барды. Мин аны арттыра-арттыра, көненә ун җүз Коръән укуга кадәр җиттем». Уйлап кара. Без бер бит укырга да: «Вакыт юк», — дибез. Ә ул көненә ун җүз укыган. Һәм нәрсә ди? «Вакытым кимеде», — дими. Киресенчә: «Вакытымдагы бәрәкәт артты», — ди. Менә безнең акылга сыймый торган сер шунда. Син Аллаһка вакыт биргән саен... Аллаһ вакытыңны киметми. Ул аңа бәрәкәт бирә. --- Шуңа күрә бүгеннән башлап үзеңә бер сүз бир. Намазны ашыктырып укымыйм. Коръәнне «тизрәк бетерим» дип ачмыйм. Зикерне исемлектәге тагын бер вазифа итеп кабул итмим. Аллаһ өчен бүлеп куелган вакытка: > «Моны тиз генә уздырып җибәрергә кирәк», — дип карамыйм. Киресенчә, үзеңә әйт: > «Бу — минем көнемнең иң бәрәкәтле өлеше». Намаз эшеңне бүлми. Намаз көнеңне җыя. Коръән вакытыңны алмый. Коръән вакытыңа мәгънә сала. Зикер сине тоткарламый. Зикер йөрәгеңдәге хаосны туктата. Һәм йөрәк тынычлангач... Баш та яхшырак эшли. Карарлар да төгәлрәк була. Артык гамәлләр кими. Вакыт та юкка агып чыкмый. --- Бәлки, син: > «Әмма минем эшем чынлап та күп», — диярсең. Ышанам. Ләкин бер нәрсәне онытма. Син намаз өчен биш минутны кызганасың. Аннары бер сәгать телефоныңны эзлисең. Ун минут Коръән укырга вакытың юк. Аннары ярты көн күңелеңне җыя алмый йөрисең. Зикер өчен биш минут табылмый. Ләкин бер кечкенә проблема көнеңне тулысынча җимерә. Шуңа бүгеннән башлап үзеңә ачык итеп әйт: > «Аллаһ өчен бүлеп куелган вакыт — югалтылган вакыт түгел». > «Мин аны бүтән ашыктырмаячакмын». > «Мин Аллаһка вакытның калдыгын түгел, иң яхшы өлешен бирергә тырышачакмын». Ин шәә Аллаһ... Шул вакытта син бер нәрсәгә игътибар итә башларсың. Элек озак барган эшләр җиңеләер. Күңелең тынычланыр. Көчең җитәр. Кайбер мәсьәләләр үзеннән-үзе чишелгән кебек булыр. Бер сәгать тә көтелмәгән нәтиҗә бирә башлар. Рафиль Сафин Догалы йорт

