🤍 Күңелеңнән кабатла… — 1 августа 2026 г. в 15:54:00.488
🤍 Күңелеңнән кабатла… Йә Раббым, Сиңа булган өметемне акла. Күңелемдәге сызлануларны җиңеллек белән алыштыр, юлларымны хәерле ит. Миңа насыйп булган һәрбер эшне җиңеләйт, йөрәгемдәге изге хыялларны тормышка ашыр. Күңел күземне ач, язмышыма риза һәм тәкъдиреңә шөкер итүче колларыңнан кыл. Бу дөньяда да, ахирәттә дә йөземне якты, күңелемне тыныч, урынымны кадерле ит. 🤲 Аллаһка булган ышаныч белән яшә… Чөнки Аның биргәне — хәер, ә Аның кичектергәне — хикмәт. 🤍 Зөлфәт хәзрәт Габдуллин

