– Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы? — 1 октября 2026 г. в 14:30:02.904
– Диндә хатын-кызларга алка тагарга ярыймы? – Исламда моның бернинди дә начарлыгы юк. Хатын-кызларга алка тагу да, моның өчен колак тиштерү дә рөхсәт ителә. Чөнки алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Һәм гүзәл затларның бизәнергә теләве – табигый хәл. Әгәр бизәнү шәригать рөхсәт иткән чикләрдә булса, ислам моны тыймый. Шул ук вакытта хатын-кыз үзенең матурлыгын иң элек ире өчен сакларга һәм аны чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. – Хәзер алканы ирләр дә тага. Анысы тыеламы? – Бу мәсьәләдә хөкем хатын-кызлар турында әйткәннең капма-каршысы. Ислам – фитрәт дине. Фитрәт ул – Аллаһ тарафыннан кешегә салынган табигый халәт. Хатын-кызның да, ир-атның да үзенә хас табигый сыйфатлары бар. Бу аермаларны юкка чыгарырга яки белә торып бозарга ярамый. Ир-атларга алка тагу ике сәбәп аркасында рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хатын-кызларга охшау булып санала, ә исламда ир-атларның хатын-кызларга охшавы тыела. Икенчедән, алка – хатын-кызларның бизәнү әйбере. Шуңа күрә ул ир-атның табигый кыяфәтенә туры килми. Бу сүзләр ир-атка бөтенләй үзен карарга яки яхшы күренергә ярамый дигәнне аңлатмый. Ир-ат чиста һәм пөхтә булырга тиеш. Ул матур, шәригать рөхсәт иткән кием кия һәм хушбуй куллана ала. Ләкин алка ир-атлар өчен рөхсәт ителгән бизәнү әйберләренә керми. – Ә борынга, кендеккә алка тагу? – Ул хатын-кызларга гына һәм билгеле шартлар үтәлгәндә ген рөхсәт ителә. Монда иң мөһиме – аның җәмгыятьтә нинди мәгънәгә ия булуы. Ул башка диннең билгесе, чит дини йоланың бер өлеше яки кешенең шул дин әһеле икәнлеген күрсәткеч булырга тиеш түгел. Шулай ук мондый бизәнүнең исламга каршы килгән идеологияләр, агымнар һәм субкультуралар, мәсәлән, сатанизм белән бәйле булмавы зарур. Җирле гореф-гадәт тә исәпкә алына. Әйтик, билгеле бер төбәктә борынга алка тагу хатын-кызлар өчен гадәти бизәнү рәвеше булып саналса һәм чит дин яки идеология белән бәйле булмаса, бу рөхсәт ителә. Бер колакка ике яки өч алка тагуга да шул ук кагыйдә. Әлбәттә, тәнне тиштерү сәламәтлеккә зыян китермәскә, хатын-кыз исә үз матурлыгын чит ир-атларга күрсәтеп йөрмәскә тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, мондый бизәнү тыелмый. (Булат хәзрәт Мөбарәков белән әңгәмәдә) Дилбәр Гарифуллина