Савап эшләү өчен бер минут та җитә❗
Савап эшләү өчен бер минут та җитә❗ Аллаһны зекер итү – иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе. Шуларның кайберләре истә калдыру өчен дә җайлы, савабы да күп: ✅“Сөбеханәллааһ” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь”). ✅“Әлхәмдүлилләәһ” (“Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар булсын”). ✅“Аллааһү әкбәр” (“Аллаһ бөек”). ✅“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Газиз һәм Хаким булган Аллаһтан башка көч һәм куәт иясе юктыр”). ✅“Әстәгъфируллааһүл-газ̣ыыйм” (“Бөек Аллаһтан гөнаһларымның гафу ителүен сорыйм”). ✅“Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм вә бихәмдиһи” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). ✅“Бисмилләәһи тәвәккәлтү галәллааһи вә ләә хәулә, вә ләә куввәтә илләә билләәһ” (“Аллаһ исеме белән. Аллаһка тапшырылдым. Аңа ышандым. Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”).
Канал в каталоге Максиметера
11 791 подписчиков · Религия