Бүген, 16 сентябрь көнне, Халык иҗаты йортында «Аулак өй» кичәләренең яңа сезоны старт ...
Бүген, 16 сентябрь көнне, Халык иҗаты йортында «Аулак өй» кичәләренең яңа сезоны старт алды!🚀🤩 Чара халкыбызның гүзәл традицияләрен, моңлы җырларын һәм милли уеннарын бергә берләштерә. Кичәгә килүчеләр онытылып баручы гореф-гадәтләрне искә төшерәләр, бергәләп күңел ачалар. Традицион юнәлештә оештырылган әлеге чара өлкәннәрне милли мәдәниятебез тирәсендә берләштерүне максат итеп куя. Сезонның беренче кичәсе җыр-биюләр, халык уеннары һәм җылы аралашу мохитендә үтте. Оештыручылар алдагы айларда да тамашачыларны яңа кызыклы программалар көтүен хәбәр итә. Сагынгансыздыр бит? Киләсе очрашуларны калдырмагыз!🤩