Гошер сәдакасы — 5 сентября 2026 г. в 11:58:28.987
Гошер сәдакасы 🥔🧅🥕 ✅Гошер — ул бакчада үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән бирелә торган зәкәтнең бер төре. Пәйгамбәребез ﷺ: «Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куелып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш», – дигән. ✅Гошер садакасын мохтаҗларга, ятимнәргә, сәламәтлеге булмаган кешеләргә, кем үз-үзен тәэмин итә алмый, шуларга өлеш чыгару, бик саваплы. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә дә биргәннәр. Теләге булганнар аны мәдрәсәләргә һәм башка дини уку йортларының ашханәләренә китерә ала. ✅Гошер сәдакасы ул безнең малыбызга бәрәкәт бирә. Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга исәнлек-саулык бирсен, бәла-казалардан сакласын, биргән гошер садакаларыбызны кабуллардан кылсын! Амин! Источник: Соборная мечеть Елабуги

