🌱Агач утырту — изге эш! — 22 апреля 2026 г. в 18:24:58.280
🌱Агач утырту — изге эш! Безнең Алабуга политехник көллияте студентлары һәм укытучы-остазлар табигатькә битараф булмауларын тагын бер кат расладылар. Бүген, 22 нче апрель көнне, алар, бердәм булып, көллият ишегалдында агачлар утырттылар. Яшь үсентеләрне җиргә иңдергәндә, һәркемнең йөзендә елмаю һәм горурлык балкыды. Бу чара — табигатькә ярдәм итү генә түгел, ә үзебезнең киләчәккә зур өлеш кертү дә. Мондый акцияләр тирә-юньне ямьләндереп кенә калмыйлар, командада эшләргә дә өйрәтәләр.Әлеге чарада катнашкан 25 укучыга һәм укытучы-остазларыбызга зур рәхмәт! #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #СПОмедиа #ИРПО #ДПО #Профессионалитет #АмбассадорыПрофессионалитета

