📚Тукайга багышланган кичә — 23 апреля 2026 г. в 18:08:00.595
📚Тукайга багышланган кичә Бүген, 23 нче апрельдә, безнең көллиятттә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган бик матур чара булып узды. Кичәдә турыдан -туры 12 укучы катнашса, 20 укучы кунак буларак килделәр. Студентлар һәм укытучылар бергәләп шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен сөйләделәр. Кичә барышында Тукайның «Туган тел», «Су анасы», «Шүрәле» кебек әсәрләре яңгырады. Студентлар шагыйрьнең иҗатына булган мәхәббәтләрен, туган телгә хөрмәтләрен белдерделәр. Бу чара безне тагын да берләштерде, милли мирасыбызга карата горурлык хисе уятты. Тукайның мирасы — ул безнең йөрәкләрдә, һәм без аны киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш! #ГодЕдинстваНародов #ГодДоблестиРТ #СПОмедиа #ИРПО #ДПО #Профессионалитет #АмбассадорыПрофессионалитета

