Вяленые помидоры! — 21 августа 2026 г. в 07:54:41.625
Вяленые помидоры! Алабыз кабыгы каты булган помидорлар. Сливовидный сорт яхшы булыр. Аларны юып, урталай кисәбез.Әгәр зур икән, 3кә бүлэбез.Пергамент кэгазь өстенә тезеп чыгабыз. ара калсын. Һава йөрсен,помидорлар өстенә сибәбез:тоз,приправа.мөхим түгел, нинди дә ярый. Ләкин, үләннәр булсын. мин дә:Узбекская, Итальянская иде. Ярый, кипкән сарымсак сибәргә дә. Духовкага җибәрәбез.Кемнәрдә электр плитә:конвекция режимы белән 100°та 3-4 сәг пешерәсез. Кемдә газ, куркыныч түгел. Сез дә бер сәгать 100°та пешерәсез. Киметәсез бераз. 60-80°булсын примерно. һәм ишекне ачып бераз, һава йөрерлек итеп киптерәсез. Киптерү вакыты төрле. Әйткәнемчә, помидорның кабыгыннан тора. якынча 3-4 сәг . Кипте, икенче этап:банкага тутыру! Стер. банка төбенә :под масло салабыз. Кипкән помидор, өстенә сарымсак (туралган) , приправалар салабыз, тоз-борыч (төелмәгән). Подсолнечное масло җылы итеп салырга да була.Артык кибет киткән булса(эссе май йомшарта,лайфхак) Мин гел тиешле вакытта алам,шуңа салкын май гына салам,тора.

