Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме- — 15 декабря 2025 г. в 18:47:21.480
Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме- Яңа Ел якынлаша. Матур бәйрәм безнең өчен- Анда күпме тамаша! Яңа Ел бар халык өчен, Яңа Ел- уртак бәйрәм! Хәттә җәнлекләр катнаша, Ничек булмыйсың хайран! Яңа Ел- күңелле бәйрәм, Һәр ел көтеп алабыз. Бүләкләр алып киләләр Кар Кызы, Кыш Бабабыз. Сөенешә бала-чага, Яңа Ел килә диеп-. Кыш Бабалары дәшә бит, И балам үскән диеп. Һәркем көтә Кыш Бабайдан Бүләкләр- күчтәнәчләр. Алып килсен Тынычлыклар, Шатлыклар- сөенечләр!

