🚩 ХЕЗМӘТ ҺӘМ БАТЫРЛЫКНЫ ЗУРЛАП: "СЕЗНЕҢ ҮРНӘК - БЕЗГЭ МАЯК!" — 6 мая 2026 г. в 18:07:26.743
🚩 ХЕЗМӘТ ҺӘМ БАТЫРЛЫКНЫ ЗУРЛАП: "СЕЗНЕҢ ҮРНӘК - БЕЗГЭ МАЯК!" Бөек Җиңү көне якынлашканда, без Актаныш технология техникумы студентлары белән, үзебезнең якташларыбызны — сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләргә ашыгабыз. Бүген безнең кунакчыл йорт хуҗабикәсе — СССРның иң югары бүләге, Ленин ордены иясе Каһирова Дөлфирә Барый кызы! 💐 Дөлфирә апа безне һәрвакыттагыча якты йөз белән каршы алды. «Җиңү — ул фронттагы батырлык кына түгел, ул тылдагы фидакарь хезмәт тә», — ди Дөлфирә апа. Аның түшендәге Ленин ордены — ул еллардагы авыр хезмәтнең, төн йокыларын калдырып ирешкән уңышларның символы. 20 яшендә СССР дәүләтенең иң югары бүләге Ленин орденына лаек булган, ВДНХ ның алтын һәм көмеш, Ана данының алтын, көмеш медальләре иясе, IX нчы чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты Дөлфирә Барый кызы - яшь буынга үрнәк, киләчәк буынга якты маяк. Аның тормыш һәм хезмәт юлы Гурий Тавлинның "Тәвәккәл таш яра" китабында чагылдырылган. Гомер көзләрендә матур, бәхетле тормыш кичергән мәле бүген лаеклы ветераныбызның. 6 бала анасы, 13 онык, 5 оныкчык әбекәе ул. "ТЫЛДАГЫ НЫКЛЫК- ҖИҢҮНЕҢ НИГЕЗЕ" Дөлфирә Барый кызы бүген дә читтә калмый: ул үзенең хезмәт сөючәнлеге һәм фидакарьлеге белән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә һәрдаим ярдәм итеп тора. Авырлыкларны яшьли татыган кеше буларак, ярдәм кулы сузу - аның өчен изге бурыч. Гуманитар ярдәм җыюда һәрдаим катнашып, һәр эшенә үзенең йөрәк җылысын сала. Райондашларабыз Дөлфирә апаның ярдәмен күреп, ишетеп белә, чиксез горурлана! Ветеранның төп теләге бер: «Дөньялар тыныч булсын, эштән курыкмагыз, хезмәтегезнең хөрмәтен күреп яшәргә язсын!» Бу очрашу студентлар күңелендә тирән эз калдырды. Дөлфирә апа — ул тере тарих кына түгел, ул безнең заманның да чын герое. Аның хезмәткә тугрылыгы, туган ил язмышына битараф булмавы — Актаныш яшьләре өчен иң якты маяк ул!

