Бүген Актаныш технология техникумының 1нче курс студентлары аскы Актанышка экскурсия кы... — 22 апреля 2026 г. в 15:37:01.243
Бүген Актаныш технология техникумының 1нче курс студентлары аскы Актанышка экскурсия кылды. 19нчы гасыр татар архитектура һәйкәле, Данлыклы Шагали бай Мөхитов йорты тарихы белән таныштылар. Ветераннар йортында урнашкан китапханәдә, бик эчтәлекле, аскы Актаныш тарихына багышланган очрашу узды, китапханәче Рушания ханымга бик зур рәхмәт белдерә алар. Егетләргә бигрәктә училищеның иске Актаныштагы чагы һәм хәрби комиссариат турындагы мәгълүматлар бик кызыклы булды👍

