ГАУК РТ "Буинский государственный драматический театр"
Лайфстайл · 27 июня 2026 г.
27 июнь Буа дәүләт драма театры артисты МӘҮЛЕТОВА ЗИЛӘ ШӘҮКӘТ кызының туган көне! — 27 июня 2026 г. в 05:24:52.114
27 июнь Буа дәүләт драма театры артисты МӘҮЛЕТОВА ЗИЛӘ ШӘҮКӘТ кызының туган көне! ЗИЛӘ ШӘҮКӘТ кызы театр бусагасын кыю адымнары белән күптән түгел генә атлап керде. Тиз арада үз кешегә әверелде. Аның һәр уены, һәр хәрәкәте тамашачыны үзенә тартып тора. Артист булу – ул зур бәхет, ләкин шуның белән бергә зур мәшәкать тә. Сәхнәгә чыкмыйча, сәхнә тормышын белмичә, аның авырлыкларын, шатлыкларын тоеп яшәп булмый. Зилә Шәүкәт кызы бу юлны сайлаган икән, димәк ул йөрәген, хисләрен, уй-фикерләрен тулысынча сәнгатькә багышлаган. Бүген Буа дәүләт драма театры коллективы Зилә Шәүкәт кызын чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, бәхет, иҗат уңышлары, яңадан-яңа рольләр, тамашачының ихлас мәхәббәтен телибез. Аның сәхнәдәге һәр чыгышы тамашачыны сокландырсын, күңелләрен күтәрсен, илһамландырсын!

