ГАУК РТ "Буинский государственный драматический театр"
Лайфстайл · 24 июня 2026 г.
24 июнь Буа дәүләт драма театры артисты ШӘЙХЕТДИНОВ РАМИЛ РАФЫЙК улының туган көне! — 24 июня 2026 г. в 04:50:39.245
24 июнь Буа дәүләт драма театры артисты ШӘЙХЕТДИНОВ РАМИЛ РАФЫЙК улының туган көне! ХӨРМӘТЛЕ, РАМИЛ! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу матур бәйрәм синең өчен күпсанлы шатлыклар, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар алып килсен. Җаның — тынычлык, тәнең — саулык, тормышың — муллык белән ташып торсын! Сәнгать юлында алга таба да зур уңышлар сиңа! Тамашачыларыңны сөендереп, сәхнәдә яңадан-яңа образлар тудырып, һәрчак яшь, энергияле һәм илһамлы булып кал. Бу көнне син яраткан кешеләреңнең ихлас котлауларын, күңелле очрашулар һәм онытылмас мизгелләр белән үткәр. Тормышың хәерле, бәрәкәтле булсын. Ак бәхеткә, зур шатлыкларга күмелеп яшә! Туган көнең котлы булсын, Рамил!

