ГАУК РТ "Буинский государственный драматический театр"
Лайфстайл · 15 июля 2026 г.
15 июль – Буа дәүләт драма театрының сөйкемле артисты, талантлы актриса Наилә Наил кызы... — 15 июля 2026 г. в 03:34:40.423
15 июль – Буа дәүләт драма театрының сөйкемле артисты, талантлы актриса Наилә Наил кызы Имангулованың туган көне! Хөрмәтле Наилә! Сине алдагы тормышыңда яңадан-яңа күренекле рольләр, уңышлы премьералар һәм тамашачыларның ихлас мәхәббәте көтеп торсын. Иң мөһиме күңел байлыгыңны, күңел чисталыгыңны югалтмый яшәргә язсын! Бу искиткеч көнне без Наилә Наил кызын чын күңелдән туган көне белән тәбрикләп иң изге теләкләребезне генә җиткереп калабыз. Синең өчен гөлләр чәчәк атсын, Тыныч булсын кичең, төннәрең. Сайрар кошлар синең өчен генә Багышласын иде көйләрен. Күңелеңә җыйган яхшылыклар Изгелекләр булып кайтсыннар. Туар таңнар алып килсен сиңа Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

