1 май- "Яз һәм хезмәт бәйрәме" генә түгел, Буа дәүләт драма театрының әйдәп баручы арти...
1 май- "Яз һәм хезмәт бәйрәме" генә түгел, Буа дәүләт драма театрының әйдәп баручы артистларының берсе Булат Илсун улы Гәрәевның туган көне дә!!!! Булат Илсун улы Казан театр училищесын тәмамлагач, башкалада калырга ашыкмый. Туган ягы, туган нигезе тарта аны үзенә. Буа театры бусагасын 2009 нчы елда атлап керә һәм шуннан бирле уңышлы гына эшләп килә. ХӨРМӘТЛЕ БУЛАТ! Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләсе көннәрегез бары куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныгыз- тыныч, тәнегез- сау, тормышыгыз- мул булсын! Киләчәктә яңа үрләр, кызыклы проектлар, уңышлы рольләр теләп калабыз! Тынычлык булсын күңелегездә, Эшләрегез барсын, гөрләсен. Гомер буе сезнең йөрәкләрдә Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!