ГАУК РТ "Буинский государственный драматический театр"
Лайфстайл · 14 октября 2026 г.
14 октябрьдә Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Илдар кызы Камартдинованың туган к...
14 октябрьдә Татарстанның атказанган артисты Гөлзада Илдар кызы Камартдинованың туган көне! Гөлзада Илдар кызы- Буа дәүләт драма театрының әйдәп баручы артисты, примасы, Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелгән шәхес. Аның репертуарында бик күп рольләр бар. Ул төрле характердагы образларны тудыра: тамашачыны көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Аның һәр ролендә үзенчәлекле сәнгатьчә эз кала. Бүген, туган көнендә, без Гөлзада Илдар кызына иң изге теләкләребезне юллыйбыз! Алга таба да иҗат уңышлары, яңадан яңа рольләр телибез. Тамашачыларыгызның мәхәббәте һәм хөрмәте сезне гел илһамландырсын! Тормышыгыз шатлыклы мизгелләргә, күңелле вакыйгаларга бай, имин булсын!