21 гасыр һөнәре булган социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 2000 елдан бил... — 8 июня 2026 г. в 05:02:55.679
21 гасыр һөнәре булган социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 2000 елдан билгеләп үтәләр. Социаль хезмәткәрләр дә Бәйрәм итсеннәр әле, Ел әйләнәсе хезмәттә, Юк бәйрәм, ял көннәре. Бүгенге көн алар өчен Һөнәри бәйрәмнәре, Мәрхәмәтле һәм сабыр да Бу шәфкать ияләре. Тәмле телле, якты йөзле Социаль хезмәткәрләр, Бу өлкәдә эшли ала Тик олы йөрәклеләр. Күңел җылысын бирәләр, Ярдәмгә мохтаҗларга, Табиб та, сердәш тә алар Караусыз калганнарга. Киң күңелле, игътибарлы, Бу шәфкать ияләре, Саваплы эш башкаралар, Яхшы уй-ниятләре. Ел әйләнәсе хезмәттә, Изге эш үти көн дә, Эш урыннары аларның Игелек үзәгендә. Ялгыз калган һәркемгә дә Алар табалар вакыт, Сәламәтлек, шатлык-бәхет Юлдаш булсын һәрвакыт! Кайгыртуга мохтаҗларга Ярдәм кулы сузалар, Күңел җылыларын өстәп, Хәл белешеп торалар. Фәймә Зайнуллина

