Арск-Информ 📝, [21 июн. 2026 в 09:08] — 21 июня 2026 г. в 06:38:06.742
Арск-Информ 📝, [21 июн. 2026 в 09:08] Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Районыбызның хөрмәтле медицина өлкәсе хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан кадерле ветераннар! Июнь аеның өченче якшәмбесендә без, гадәттәгечә, Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Язмышларын әлеге игелекле һөнәр белән бәйләгән барлык хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сәламәтлек сагында тору – ул гади һөнәр генә түгел, ә югары квалификация, батырлык һәм сабырлык таләп итә торган, җәмгыятьнең иң кирәкле һәм иң әһәмиятле профессиясе. Бүгенге көндә, илкүләм проектлар нигезендә, хөкүмәтебезнең медицина өлкәсендә ярдәме зур: авылларда яңа фельдшер-акушер пукнтлары ачыла, яңа җиһазлар кайтартыла, кадрлар мәсьәләсендә дә уңай үзгәрешләр бар. Киләчәктә дә райондашларыбызның сәламәтлек сагында уяу булырсыз, хезмәтегезне намус белән башкарырсыз дип ышанам. Аерым рәхмәт сүзләрен сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарына җиткерәм. ТУЛЫРАК

