✅Ярдәм, ышаныч, өмет белән — 24 июля 2026 г. в 09:06:16.594
✅Ярдәм, ышаныч, өмет белән 🇷🇺Райондашлар махсус хәрби операциядә катнашучыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итү, туган якның җылысын тапшыру ниятендә, аларга кирәкле әйберләр җыюны дәвам итә. Без дә, Борай авылы өлкән буын аралашу үзәге әгъзалары, әлеге изге эшкә бердәм кушылып, егетләребезгә миннек әзерләдек. Заман белән бергә атлап, телефоннар аша аралашып, тиз арада хәбәр тарала. Безнең оешма чаты бик күп өлкән буын кешеләрен, оешмаларны берләштерә, яңалыклар белән таныштыра. Еш кына очрашулар, осталык дәресләре оештырыла. Бу юлы да Ялкын Гыймалтдинов миннек әзерләү серләрен ачып, СВО яугирләренә миннек әзерләүне оештырды. Инициаторы Флүс Шәрифҗанов булды. 📌Тулырак: https://algaburaevo.ru/news/care/2026-07-24/yard-m-yshanych-met-bel-n-4761738

