✅✅ 87. Анатолий Коробейников — 23 августа 2026 г. в 06:00:10.781
✅✅ 87. Анатолий Коробейников Чираттагы героебыз районда гына түгел, республика, ил күләмендә дә танылган кеше. Ул – тренер, укытучы Анатолий Коробейников. Быел хөрмәтле райондашыбыз 85 еллык юбилеен билгеләде. 87нче героебыз турында язманы гәзитнең 1973 ел 6 октябрь 121 санында таптым (орфография һәм пунктуация саклана): “Анатолий Коробейников Тепляк урта мәктәбендә 12 ел инде физкультура укыта. Бу чорда йөзләгән укучыны физкультура һәм спортны яратырга өйрәтте. Менә берничә ел рәттән Тепляк урта мәктәбе чаңгычылар командасы районда җиңүче. Анатолий кирәк икән фотограф, шофер һәм баянист. Шуңа авылдашлары аны зурлап: универсал егет ул безнең, диләр. Яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен быел Коробейников РСФСР халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды”. Коробейников Анатолий Васильевич 1940 елның 19 ноябрендә Тепляк авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Тепляк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1958 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайта. Мәктәптә укыган елларында ук Анатолий Васильевич барлык спорт ярышларында да актив катнашкан, мәктәп һәм район намусын яклаган. Аның үз белемен, спортка булган мәхәббәтен балаларга тапшырасы килгән. Бу теләк аны туган мәктәбенә алып килә, анда ул 1962 елдан 2010 елга кадәр физкультура укытучысы һәм Республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 49 ел тәшкил итә. Анатолий Васильевич бөтен гомерен спортка багышлаган. Аның укучылары Башкортстан җыелма командасы составында республика һәм Русия күләмендәге ярышларда катнашканнар. Алар арасында ачери-биатлон буенча дөнья чемпионнары Евгений Коробейников һәм Линар Гарифуллин, спорт мастерлары Валерий Гарейшин, Илшат Ямалтдинов, Фидрат Гәрәйшин, Евгений Коробейников һәм Линар Гарифуллин, спорт мастерлыгына кандидатлар Лена Коробейникова, Флүр Туктамышев, Рамил Бадамшин, Алексей Коробейников, Гыйният Баязитов һәм бик күп беренче разрядлы спортчылар бар. Фидакарь хезмәте өчен Анатолий Васильевич «Хезмәт батырлыгы өчен» медале, Башкортстан Республикасы Президенты грамотасы, Һөнәр берлекләренең Бөтенсоюз Үзәк Советы Президиумының Мактау грамотасы, «Русиянең иң яхшы тренеры» билгесе белән бүләкләнгән, шулай ук аңа «РСФСР халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелгән. Зәһинә Ибәтуллина

