✨💫 Кыю йөрәкле Розалина
✨💫 Кыю йөрәкле Розалина Махсус хәрби операция зонасында булган безнең геройларның хатыннары – хатын-кыз көче үрнәге. Нәкъ менә аларның мәхәббәте һәм ярдәме безнең сугышчыларыбыз өчен терәк һәм ышаныч булып тора. Шундый нык һәм көчле хатын-кызларның берсе – минем танышым Розалина Сафина. Менә инде елдан артык ул МХО зонасыннан ирен Альмирны көтә. Сафиннар гаиләсенә – тугыз ел. Бер кыз белән бер ул: 2нче сыйныфта укучы кызлары Самира һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче уллары Амирны тәрбиялиләр алар. – Альмирның гаиләсендә илсөярлек, Ватанга сөю нык тәрбияләнгән. Шуңа да ирем МХОга китүе турындагы теләген белдергәч, мин каршы тора алмадым. Миңа, яугир хатыны буларак, әлбәттә, моны кабул итү бик авыр булды, ләкин мин аны хупладым, чөнки нәкъ менә аның батырлыгы, кыюлыгы өчен мин аны кайчандыр яраттым да инде, – ди Розалина. 📌📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/care/2026-09-16/kyyu-y-r-kle-rozalina-4814473 📎 Нурия Бакирова