✅ 89. Нәфига Гыйлемҗанова ✅
✅ 89. Нәфига Гыйлемҗанова ✅ Бүгенге көндә киномеханик һөнәре гадәти булмаган, сирәк һөнәр кебек тоела. Санлы технологияләр заманында кино күрсәтүнең элеккеге катлаулы техник процесс булуын, һәрбер хатаның тамашаны өзеп куя алуын аңлау авыр. Бу авыр һөнәр тарихында хатын-кызларның да өлеше зур: алар – көчле, җаваплы һәм кино сәнгатенә чиксез гашыйк кешеләр булган. Шундый хатын-кызларның берсе “Алга”ның 89нчы герое – Нәфига Гыйлемҗанова. Хатын-кыз киномеханик турында гәзитнең 1976 ел 6 гыйнвар 3нче санында язылган, аның авторы элеккеге редактор – Г.Ишмитов. 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-09-15/89-n-figa-gyylem-anova-4813111 📎 Зәһинә Ибәтуллина