✅✅✅Бүген, 30 сентябрь көнне, Әҗәк авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Садр... — 30 сентября 2026 г. в 07:11:40.416
✅✅✅Бүген, 30 сентябрь көнне, Әҗәк авылында махсус хәрби операциядә катнашучы Радик Садриманов истәлегенә тактаташ ачу митингы булды. 📌📌📌Чарада район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин, Әҗәк авыл биләмәсе башлыгы Айрат Мөхәяров, яугирнең тормыш иптәше, балалары, туганнары, якыннары, сыйныфташлары чыгыш ясады. ✅✅✅Артабан митингта катнашучылар моңарчы махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Имаев истәлегенә ачылган хәтер бакчасына юнәлделәр. Биредә Радик Фәрит улының батырлыгын раслап, янә бер стела калкып чыкты һәм гортензия, жасмин чәчәкләре утыртылды. 📷📷📷Гөлназ Хуҗина.