💯💯 Йөрәкләре яшь аларның! — 25 сентября 2026 г. в 07:29:45.909
💯💯 Йөрәкләре яшь аларның! 👍👍 Таңатар авылы биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе Рәзилә Хәмәтнурова хәбәр итүенчә, авыл биләмәсе, клуб һәм китапханә әгъзалары 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен “Алтын көздә алтын яшь” дип аталган спорт ярышлары уздырдылар. Аның башлап йөрүчесе – сиксән яшен тутырып килүче авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Зәнфирә Гыйльмутдинова. 💥💥 Өлкәннәр кем велосипедта, кем скандинавия таягы белән килгән. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чарада ике командада унышар кеше катнашты. Дартс ату, кәрзингә туп кертү, канат тарту, тизлеккә йөгереп килү кебек ярышлар арасында күңелле уеннар да булды. Кем тизрәк йомырка, бәрәңге, пирог яки кавын ашады, ярышып су эчүдә дә сынатмадылар. Ярышлар бик күңелле узды, катнашучылар да, караучылар да бары тик уңай тәэсирләр генә алды. 🎶🎵Өлкәннәр өчен китапханәче Гөлшат Камалтдинова дәртле җырларын бүләк итте. 💫🔔... Хәзерге заманда хаклы ялга чыккач та тормыш тукталып калмый. Киресенчә, өлкән яшьтәгеләр өчен спорт түгәрәкләре, фикердәшләр клублары һәм башка шөгыльләр барлыкка килеп тора. Өйдә моңсуланып, чирләргә зарланып ятуга карата күпкә яхшырак бит бу. Тормышны чын күңелдән яратып, һәр көнгә куанып яши белә таңатарлылар. Йөрәкләре яшь аларның!