✅✅✅ Җәяүле туристик слет туризмны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның, мәктәп уку... — 24 сентября 2026 г. в 11:36:19.283
✅✅✅ Җәяүле туристик слет туризмны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның, мәктәп укучыларының физик үсешен күтәрүнең һәм аларның сәламәтлеген ныгытуның, яшьләрнең ял итүен оештыруның иң нәтиҗәле формаларының берсе булып тора. 🔗🔗🔗 Шул җәһәттән ел саен мәктәп укучылары арасында турслет оештырыла. Быел ул 79нчы тапкыр район үзәк дәваханәсе паркында ел темалары чикләрендә оешкан төстә узды. Слеттагы төп чараларның берсе – киртәләр полосасы. Укучылар җиде этаптан торган сынау полосасын узып үзләренең көчләрен сынады. Барлыгы 5 команда катнашты. Беренче урынны өченче санлы мәктәп командасы алды. Икенчегә – Каенлык һәм өченче урынга Чалкак мәктәбе туристлары чыкты. 📷📷📷 Гөлназ Хуҗина.