✅✅✅Бүген, 10 октябрь көнне районда Республика көне уңаеннан оештырылган көзге байлык ф...
✅✅✅Бүген, 10 октябрь көнне районда Республика көне уңаеннан оештырылган көзге байлык фестивале киң колач белән узды. Аны район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты. – Хөрмәтле борайлылар, кайткан кунаклар, сезне чын күңелдән Республика көне белән котлыйм. Башкортстан – хезмәт сөючән, горур, тырыш халкыбызның бердәмлеге аркасында илебездә алдынгы төбәкләрнең берсе булып яши һәм үсә. Шушы бердәмлек нигезендә безнең районның бөтен тармагында да эшләр гөрләп бара, яшәгән төбәгебез чәчәк ата. Бу матурлыкта, тынычлыкта безне яшәтүче бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребез алдында баш иябез. Без алар белән бергә. Сугышчыларыбызның әти-әниләренә Ватанны кыю һәм батыр саклаучылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Махсус хәрби операциядәге егетләребезне онытмыйбыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез. Дөньялар гына тыныч булсын, бәйрәмнәр дә булыр, исән-сау булыйк, – дип теләкләрен җиткерде Рушан Кадим улы үз чыгышында. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Әгъзам улы Вазигатов та борайлыларны ихлас күңеленнән Республика көне белән котлады. БРның яшьләр сәясәте министры беренче урынбасары Азат Кильсенбаев БР Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау сүзләрен укып ишеттерде һәм Борай районы республикада ныклы торган районнарның берсе булуын, биредә яңа юллар салынуы, социаль инфраструктураның үсеше, төрле күләмдәге программалар hәм проектларның тормышка ашырылуы моны исбатлап торуы турында ассызыклады. Республика көне уңаеннан оештырылган күргәзмә ярминкәсе кунакларда Борай районында эшчән, булдыклы кешеләр, үз эшенең осталары яши дигән тәэсир калдырды. Анда шәхси предприятиеләр, мәктәпләр, һөнәри осталар үзләрендә җитештерелгән хәләл продукцияләрен, кул эшләрен, картиналарын һәм башка төрле әйберләрен куйган иде. 📎📎📎Гөлназ Хуҗина