🌙🌙 Бүген, 17 октябрь көнне, районда Аллаһ йорты - Саетбай авылында яңа мәчет ачылды.
🌙🌙 Бүген, 17 октябрь көнне, районда Аллаһ йорты - Саетбай авылында яңа мәчет ачылды. 💥💥 Мөселманча киенгән авылдашлар, кунаклар тантанага җыелды. Күркәм гадәт буенча мәчет ачылу Коръән аятьләре уку белән башланды. 💫💫Күркәм дини чарада бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Имам Рифат хәзрәт Зарипов тантананы ачып, истәлекле вакыйгада катнашучыларны сәламләде, мөселманнар тормышында мәчетләрнең әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Аннары ул килгән кунакларга сүз бирде. 💯💯 Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәетбайлыларны истәлекле вакыйга уңаеннан котлап, иман йорты төзүдә өлешләрен керткән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде. Тулырак һәм күбрәк фотолар безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-10-17/s-etbayda-ya-a-m-chet-achyldy-4847276 📸📸 Фото: Лира Юрасова